Рөстәм Миңнеханов «Ростех» башлыгы урынбасары белән очрашты

4-5 мартта Казанда икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Сербия хөкүмәтара комиссиясе утырышы була.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Дмитрий Леликов белән очрашты. Леликов Казанга икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Сербия хөкүмәтара комиссиясендә катнашу өчен килде. Яклар республика предприятиеләре һәм дәүләт корпорациясе бүлекчәләренең үзара хезмәттәшлек юлларын билгеләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашу барышында кайбер уртак проектлар буенча «Ростех» дәүләт корпорациясе белән алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук Татарстан Республикасы белән «Ростех» дәүләт корпорациясе арасындагы хезмәттәшлек кысаларында башка актуаль темалар да кузгатылды», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Казанда 2020 елның 4-5 мартында икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Сербия хөкүмәтара комиссиясе утырышы уза. Элегрәк «Ростех» дәүләт корпорациясе һәм Сербия Хөкүмәте МАКС-2019 халыкара авиакосмик салоны кысаларында хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйды. «Ростех» дәүләт корпорациясе ягыннан документны генераль директор урынбасары Дмитрий Леликов имзалады.