news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Яшьләрне экстремизм һәм террорчылыктан сакларга кирәк

Республика Президенты тикшерүчеләрне интернет челтәрендә тәртипсезлек һәм чуалышларга чакырган деструктив төркемнәрне күзәтергә чакырды.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшьләрне экстремизм һәм террорчылыктан сакларга чакырды.

Рөстәм Миңнеханов Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында билгеләп үткәнчә, террорчылык наркобизнес, корал сату һәм акча үзләштерү белән тыгыз бәйләнгән. «Бу эштә тәвәккәллек кирәк», — диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Тикшерү комитетына интернет челтәрендә кешеләрне тәртипсезлек һәм чуалышларга чакырган деструктив төркемнәрне күзәтергә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot