news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов тикшерүчеләргә коррупциягә каршы көрәшне көчәйтергә кушты

Узган елда Татарстан судларына коррупциягә бәйле җинаятьләр буенча 600дән артык эш тапшырылган.

Рөстәм Миңнеханов тикшерүчеләргә коррупциягә каршы көрәшне көчәйтергә кушты

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тикшерүчеләргә коррупциягә каршы көрәшне көчәйтергә кушты.

Республика Президенты Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында шулай дип белдерде.

Ведомство башлыгы Валерий Липский әйтүенчә, узган елда Татарстан судларына коррупциягә бәйле җинаятьләр буенча 600дән артык эш тапшырылган.

«Коррупцион һәм вазифаи җинаятьләргә каршы көрәш – безнең өстенлекле бурыч. Узган елда безнең тарафтан 670кә якын җинаять эше тикшерелеп судка тапшырылган. Бу 2019 елга караганда 64 процентка артыграк», - дип искәртте ведомство башлыгы.

Мисал өчен, Росреестрның Татарстан буенча идарәсе башлыгының элеккеге урынбасары Ада Зәйдуллина суд эскәмиясенә утырган. Аны һәм тагын җиде кешене 47 миллион сумлык муниципаль милекне урлауда гаеплиләр.

Липскийның докладын тыңлаганнан соң, республика Президенты Тикшерү комитеты хезмәткәрләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

«Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән илдә икътисадны киң колач белән үзгәртеп кору процессы бара. Төбәкләр гаять зур ресурслар ала. Бүген икътисади һәм коррупцион җинаятьләргә каршы көрәшне көчәйтү аеруча мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot