news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халыклары ассамблеясы Туган телләр елына әзерләнә башлады

Утырышта төбәк милли-мәдәни автономияләре уставын актуальләштерү проекты кабул ителде.

Татарстан халыклары ассамблеясы Туган телләр елына әзерләнә башлады
https://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Халыклар дуслыгы йортында Татарстан халыклары ассамблеясы советының чираттан тыш утырышы узды. Чарада Туган телләр елына әзерлек, шулай ук төбәк милли-мәдәни автономияләре уставын актуальләштерү мәсьәләләре каралды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышны Татарстан Халыклары ассамблеясе советы рәисе, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Ул  Covid-19 пандемиясенә карамастан, 2020 елга билгеләнгән барлык чараларны да диярлек уздыра алганлыкларын искәртте.

«Аларның кайберләре дистанцион режимда узды, әмма бу эшнең сыйфатына берничек тә йогынты ясамады. Бөтен эшчәнлегебез нигезендә — төрле милләт, дин вәкилләренең якынаюы, бу, асылда, җәмгыятебезнең гармонияле үсешен тәэмин итә. Безнең өчен иң мөһиме — халыклар дуслыгы», — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин төбәк милли-мәдәни мохтариятләре уставын яңарту зарурилыгы турындагы мәсьәләне күтәрде. Фикер алышу нәтиҗәсендә устав проекты формалаштырылды, ул эшләнеп бетереләчәк, ә аннары төбәк милли-мәдәни мохтариятләренең гомуми җыелышларында каралачак.

Моннан тыш, милли-мәдәни иҗтимагый берләшмә башлыкларының милләтара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Президенты каршындагы совет утырышында катнашуы һәм 2021 елның февралендә узачак Татарстан халыклары ассамблеясенең V хисап-сайлау конференциясенә әзерлек турында да сүз барды.

Шулай ук утырышта катнашучылар 2021 елда Татарстан Республикасында Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елына әзерлек турында фикер алышты. Хәзерге вакытта бу вакыйгага багышланган чаралар планын әзерләү бара.

«Безнең республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында бу тәкъдим турында игълан итте. Без бу вакыйгага әзерләнергә һәм аны тиешле дәрәҗәдә уздырырга тиеш», — дип өстәде Фәрит Мөхәммәтшин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100