news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов яңа ел төнендә җәмәгать туклануы оешмалары эшен өйрәнергә кушты

Хәзер Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре һәм башка компетентлы затлар бәйрәмдә рестораннар һәм кафелар эшенең куркыныч яклары булу-булмавын бәяли.

Рөстәм Миңнеханов яңа ел төнендә җәмәгать туклануы оешмалары эшен өйрәнергә кушты

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың компетентлы белгечләренә яңа ел төнендә җәмәгать туклануы оешмалары эшен өйрәнергә кушты. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Мөрәҗәгать керде, Президент аны күрде һәм Роспотребнадзор штабына бу эшне санитар-эпидемиологик иминлек ягыннан мөмкин булган дәрәҗәдә эшләргә кушты», — диде Галимова.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе, чараларны катгыйландыру яки йомшарту белән бәйле теләсә нинди карарлар административ рәвештә генә кабул ителми, дип искәртте. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе, Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм барлык хәвеф-хәтәрләрне бәяли ала торган белгечләр белән консультатив эш алып барыла.

«Якын арада җавап биреләчәк. Президент бу мәсьәләне хәл итәргә кушты», - дип өстәде спикер.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казан рестораторларының яңа ел төнендә җәмәгать туклануы оешмалары эше сәгатьләрен озынайтуны сорап мөрәҗәгать иткәнлеген хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100