news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшырды

100 ел эчендә республика бик зур юл үтте: аграр төбәктән ул илнең индустриаль үзәкләренең берсенә әверелде, дип искәртте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшырды
https://tatarstan.ru

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Мәскәүдә «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләү тантаналы чарасын уздырды. Республика алдындагы хезмәтләре өчен тугыз кеше билгеләп үтелде. Чара Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты сәламләү сүзендә коронавирус инфекциясе пандемиясенә карамастан, Татарстан үзенең йөз еллыгын лаеклы дәрәҗәдә билгеләп үткәнлеген әйтте. Россия Президенты Владимир Путин указы белән республика юбилее федераль бәйрәм статусына ия булды.

«Республикада берничә зур объект ачылды. Бу юнәлештә эш дәвам итә. Яңа онкология үзәген, ике боз сараен, берничә спорт объектын һәм балалар бакчасын ачу планлаштырыла. Соңгы утырыш 18 декабрьгә планлаштырылган, шул вакытта без нәтиҗәләр ясыйбыз», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу чорда республика бик зур юл үтте: аграр төбәктән ул илнең төп индустриаль үзәкләренең берсенә әверелде. Әмма иң мөһиме — бу үзгәрешләрне тормышка ашырырга ярдәм иткән кешеләр, дип саный ул.

«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр исемлеге:

  • Мәскәү шәһәренең ««Патриот. Спорт» Мәскәү үзәге» ветераннар советы рәисенең беренче урынбасары Рәсим Акчурин;
  • хезмәт ветераны Азат Вәлиев;
  • язучы, «Татарстан Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Нәзифә Кәримова;
  • режиссер һәм актер Борис Львович;
  • «ЛУКОЙЛ» нефть компаниясе ГАҖ директорлар советы рәисе Равил Маганов;
  • Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин;
  • «Мәскәү өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Мохтасаров;
  • «Татарстан» сәүдә йорты» ҖЧҖ генераль директоры Фоат Солтанов,
  • Н.А.Семашко исемендәге илкүләм җәмәгать сәламәтлеген фәнни-тикшеренү институты директоры Рамил Хәбриев.

Моннан тыш, «Өч миллиард тонна Татарстан нефте чыгару уңаеннан» медаленә «СИНТЕХ» ҖЧҖ генераль директоры Елена Сапронова лаек булды.

Искәртеп узыйк, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе башкаласында эш сәфәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100