Татарстан һәм Саклык банкы тышкы икътисади эшчәнлек өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк

ТР Президенты һәм Саклык банкы башлыгы әлеге өлкәдә хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар

 (Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Россия Саклык банкы” ААҖ идарәсе рәисе Герман Греф ТР һәм “Россия Саклык банкы” ААҖ арасында тышкы икътисади эшчәнлек өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

Килешүдә хезмәттәшлек итүнең төп юнәлешләре чагылган, дип хәбәр иттеләр Россия Саклык банкының “Татарстан банкы” бүлеге матбугат хезмәтендә. Монда Саклык банкы тарафыннан ТР территориясендә тормышка ашырыла торган инвестицион проектларны чит ил капиталын җәлеп итеп финанслау да бар.

Шулай ук сүз ТР предприятиеләре һәм оешмаларының тышкы икътисади эшчәнлегенә банк хезмәтен күрсәтү турында бара.

Моннан тыш, ТР предприятиеләре һәм оешмаларының тышкы икътисади эшчәнлегенә хезмәт күрсәтү процессында сәүдә өлкәсендә финанслауны, документар бизнес һәм кредит операцияләрен тормышка ашыру каралган (Саклык банкы акчалары һәм халыкара финанс базарларында җәлеп ителгән акчалар хисабына).

Саклык банкы хезмәт күрсәтә торган ТР предприятиеләре һәм оешмаларына мәгълүмат һәм консультация ярдәмен күрсәтү, шулай ук чит ил финанс институтлары белән элемтә урнаштырырга ярдәм итү.

ТР тышкы сәүдә әйләнеше күләме буенча Россия төбәкләре арасында 4 нче урында тора һәм Идел буе федераль округында 1 нче урынны алып тора. Соңгы елларда республиканың тышкы сәүдә әйләнеше тотрыклы рәвештә үсте.