news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Anadоlu Group вәкиле белән уртак проектлар хакында фикер алышты

Алар Төркия-Россия эшлекле советы кысаларындагы хезмәттәшлек турында сөйләште.

Рөстәм Миңнеханов Anadоlu Group вәкиле белән уртак проектлар хакында фикер алышты
https://tatarstan.ru

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия-Россия эшлекле советының идарә рәисе, Anadolu Group компаниясенең директорлар советы рәисе Тунджай Озильхан белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алар яклар арасындагы хезмәттәшлек перспективалары, Төркия-Россия эшлекле советы кысаларындагы багланышлар хакында сөйләште.

«Сез Россия һәм Төркия бизнесын якынайту өчен күп эш башкарасыз», — дип искәртте Татарстан Президенты әңгәмәдәшенә мөрәҗәгать итеп.

Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Альберт Кәримов һ.б. катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot