news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Саклык банкы башлыгы инновация өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләште

Очрашуда фермерлар һәм эшмәкәрләр өчен суперсервис тәкъдим ителде, ул субсидияләрне онлайн-режимда рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә.

Миңнеханов һәм Саклык банкы башлыгы инновация өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кылды, анда ул Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда катнашучылар республика белән Саклык банкы арасындагы хезмәттәшлекне алга таба ныгыту мәсьәләләре, шул исәптән инновацион үсеш өлкәсендә дә фикер алышты. Татарстан җитештерүчеләренең һәм Россия банкы белгечләренең берничә яңа проекты тәкъдим ителде.

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин очрашуда катнашучыларга фермерлар һәм эшмәкәрләр өчен яңа «Минем субсидияләр» суперсервисы мобиль кушымта тәкъдим итте, ул дәүләттән онлайн режимда субсидияләр һәм компенсацияләр рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә Балтач районында яшәүчеләр сынау версиясен тикшерә. Функционалны киңәйтү һәм камилләштерү планлаштырыла — алга таба 12 министрлык белән һәм ведомствоның 108 ярдәм чарасыннан файдаланып булачак.

«Бу ярдәм чараларын алуны гадиләштерергә мөмкинлек бирә торган алдынгы технологияләр. Беренче чиратта, бу кешеләргә булган мөнәсәбәтебез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Сервисны республиканың Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы командасы белән Саклык банкы белгечләре бергә эшли.

«Саклык банкының цифрлы платформасы — безнең экосистеманың тотрыклы эшенең нигезе. Платформаның мөмкинлекләре аңа төрле ИТ-чишелешләрне кертергә мөмкинлек бирә, бу иң киң спектр бурычларын хәл итү өчен уңышлы кулланыла ала һәм илнең амбициоз бурычлары булган зур төбәкләрендә куллану өчен бик файдалы булачак», — дип йомгаклады Герман Греф.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100