news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» конкурсы финалистларына уңышлар теләде

Республикадан суперфиналга җиде конкурсант узды, җиңү өчен бөтен илдән 300гә якын кеше көрәшәчәк.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсының суперфиналында Татарстан катнашучыларына уңышлар теләде һәм аларга котлау телеграммалары юллады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сез үзегезнең иң яхшы профессиональ, эшлекле сыйфатларыгызны күрсәтеп, «Россия лидерлары» конкурсының суперфиналына уздыгыз һәм илнең иң яхшы 300 идарәчесе арасына кердегез. Алда җиңү өчен көрәш һәм мин сезгә белемегезне, идарә итү тәҗрибәгезне, лидерлык рухын һәм максатчанлыкны ышанычлы һәм ачык күрсәтүегезне телим», - диелә телеграммада.

Татарстаннан суперфиналга җиде конкурсант узды. Аларның барысы да эшчәнлекнең төрле өлкә вәкилләре: Нина Шимина — ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе, Тимур Кайданный — «Джи-Ди-Си Сервисез» ҖЧҖ бүлеге җитәкчесе, Ирек Садыйков - ВТБ банкының корпоратив клиентлар белән эшләү буенча идарәче директоры һ. б.

Финал чаралары 6-7 сентябрьдә Мәскәү өлкәсендә Солнечногорскида «Сенеж» идарә остаханәсе мәйданчыгында узачак.

Суперфиналда бөтен Россиядән 300гә якын конкурсант катнаша. Барлык суперфиналистлар да 1 млн сум күләмендә грант алачак, алар аны илнең әйдәп баручы уку йортларында белем алу өчен куллана алачак. Моннан тыш, акчалата бүләккә өстәп, җиңүчеләр ел дәвамында Россиянең әйдәп баручы дәүләт эшлеклеләре һәм зур корпорацияләре җитәкчеләре арасыннан остазлардан консультацияләр ала алачак. Беренче ике елдагы кебек үк, Рөстәм Миңнеханов конкурс остазларының берсе булып тора. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100