news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Архив эше буенча советта катнашучылар ТАССРның 100 еллыгы күргәзмәсен карады

Архив эше буенча бөтенроссия советы Татарстан башкаласында 2 сентябрьдән 4 сентябрьгә кадәр уза.

Казанда Архив эше буенча советта катнашучылар ТАССРның 100 еллыгы күргәзмәсен карады
Рамиль Гали

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Казанда республиканың 100 еллык юбилее уңаеннан Архив эше буенча бөтенроссия советында катнашучыларга «ТАССР тарихы» күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Чара 2 сентябрьдән 4 сентябрьгә кадәр бара.

«Күргәзмәнең максаты - архив документлары һәм фотографияләр призмасы аша республикабыз тарихын күрсәтү. Юбилей уңаеннан без ТАССРның 100 еллыгына багышланган күчмә күргәзмә оештырырга булдык. Ул Мәскәүдә тәкъдим ителгән иде инде. Аны күп кенә чараларда кулланырга планлаштырабыз», - диде Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының фәнни тикшеренүләр һәм документлар буенча директор урынбасары Рамил Гаптрәхимов.

Күргәзмә белән Архив эше буенча бөтенроссия советын үткәрүгә багышланган утырыш кунаклары танышты. Алар арасында Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук Россиянең барлык субъект вәкилләре, төрле хезмәт һәм учреждение җитәкчеләре бар иде.

Биредә Татарстан Дәүләт архивы фондларыннан документлар һәм фотографияләр тәкъдим ителде. Экспозиция хронологик принцип буенча төзелгән һәм 1920 елдан 2020 елга кадәр (ТАССР төзелү турындагы документлардан алып республиканың 100 еллыгына кадәр) җиде чорга бүленгән. Экспозициянең икенче өлеше архив эшендә халыкара хезмәттәшлеккә багышланган. Анда ТР Дәүләт архивында сакланган этнография, тарих, медицина, фәлсәфә юнәлешендә гарәп телендәге борынгы кулъязмалар һәм әсәрләр, дини документлар тәкъдим ителде.

«Без күргәзмәне ТАССРның 100 еллыгына һәм архив эшендә халыкара хезмәттәшлеккә багышладык. Элегрәк без Польша, Төркия һәм Иран белән Халыкара хезмәттәшлек турында килешү төзедек. Һәм бөтен эшчәнлек нәтиҗәсе булып документлар, экспонатлар булды», — дип аңлатма бирде Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының документларның сакланышын тәэмин итү һәм дәүләт исәбен алу секторы мөдире Марина Левина.

Сүз уңаеннан, барлык тәкъдим ителгән предметлар цифрлаштырылган. Моның өчен ил һәм чит ил архивларында саклана торган республика һәм татар халкы тарихы буенча экспонатлар исемлеге әзерләнгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100