news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «Җиңү диктанты»нда катнашты

Татарстанда билгеләнгән 88 мәйданчыкта республиканың алты меңнән артык кешесе Бөек Ватан сугышы турындагы сорауларга җавап бирде.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Бүген «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Федераль архив агентлыгы рәисе Андрей Артизов «Җиңү диктанты» язды.

«Барлык сораулар да сугыш, хәрби башлыклар, сугыш урыннары белән бәйле. Татарстанда сугыш хәрәкәтләре булмаса да, без Сталинградны хәтерлибез, без блокадалы Ленинградта булган вакыйгалар турында беләбез, Курск дугасын һәм башка бик күп кенә вакыйгаларны хәтерлибез. Үз дәүләтенең иреген һәм киләчәген, халкыбыз тормышының киләчәген яклап, фронтларда бик күп халык һәлак булды. Диктант менә икенче тапкыр, икенче раунд бара быел», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Бөтен Россия буенча «Җиңү диктанты» язу өчен 11 меңнән артык мәйданчык ачылды. Россиялеләр белән бергә тарих турындагы белемнәрен 75 илдә яшәүчеләр тикшерәчәк. Татарстанда 80нән артык мәйданчык билгеләнде, анда республиканың алты меңнән артык кешесе Бөек Ватан сугышы турындагы сорауларга җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100