Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге битендә Татарстан күренешләрен урнаштырды
Видеороликта Татарстан кырлары, калкулыклар, елгалар һәм шәһәрләр фотолары татар халык җыры - «Минзәлә көе» музыкасына бер-берсен алыштыра.
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов (ул бүгенге көндә ялда) Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә республика күренешләрен урнаштырды.
Видеороликта Татарстан кырлары, калкулыклар, елгалар һәм шәһәрләр татар халык җыры — «Минзәлә көе» музыкасы астында бер-берсен алыштыра. «Иң матур республика!» — дип язып куйган ТР Президенты видеоролик астына.
«Татар-информ» агентлыгы Рөстәм Миңнехановның 1 августтан ялга китүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз