news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: «Безнең ишегалды» буенча ремонт сыйфатын контрольдә тотуны көчәйтү зарур

Хәзерге вакытта Татарстанның 38 районында 613 территория тәртипкә китерелә.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). 2021 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонт эшләрен сентябрь яки октябрь аенда тәмамлау күздә тотыла. Хәзерге вакытта Татарстанның 38 районында 613 территория тәртипкә китерелә. ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

2020 елда Казанның Киров, Мәскәү, Вахитов һәм Идел буе районнарында, шулай ук Чаллыда һәм Яшел Үзән районында кече архитектура формаларын урнаштыру эшләре төгәлләнмәгән. 2021 елның беренче яртыеллыгында эшләр 39 процентка үтәлгән. Әйтик, Казан, Чаллы шәһәрләре, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Чистай һәм Ютазы районнарында 101 йорт яны территориясен төзекләндерү эшләре тәмамланган.

«Безнең бурыч – ишегалды территорияләрен тәртипкә китерүне 2021 елның сентябрь-октябрь айларында, шул исәптән балалар, спорт һәм урам җиһазларын урнаштыруны билгеләнгән срокка кадәр төгәлләү», - дип белдерде Фишман-Бекмамбетова.

Аның сүзләренчә, 458 ишегалдында тышкы яктырткычлар урнаштырыла (эшләр 10 процентка башкарылган), 15 июльдән кече архитектура формалары җиһазларын монтажлый башлаячаклар.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башкарыла торган эшләрнең сыйфатын катгый контрольдә тотарга кушты, чөнки Татарстанда «Безнең ишегалды» проектын уңышлы гамәлгә ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100