news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан алга таба да кече хуҗалыкларга ярдәм итәчәк

«Татарстанда кыр көне» күргәзмәсе мәйданчыгында Татарстан Президенты фермерлар һәм үзмәшгуль кешеләр белән очрашты.

(Лаеш районы, 3 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан алга таба да кече хуҗалыкларга ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстанда Кыр көне» күргәзмәсе мәйданчыгында узган фермерлар һәм үзмәшгуль кешеләр белән очрашуда әйтте.

«Республика хуҗалык эшчәнлегенең мондый төренә ярдәм итте һәм ярдәм итәчәк. Без эре агросәнәгать комплексларына зур игътибар бирәбез, әмма фермерларга, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү мәсьәләсе дә мөһим. Боларның барысы да комплекслы рәвештә үсәргә тиешлеген аңлыйбыз», — диде Татарстан Президенты.

Миңнеханов фикеренчә, заманча фермерлар — хезмәт сөючән һәм амбицияле эшкуарлар, алар проектлар гамәлгә ашырырга әзер.

«Фермер эшчәнлеге — бигрәк тә үсеп килүче яшь буын өчен искиткеч мәктәп. Бүген без әти-әниләр белән бергә бу бизнесны формалаштыручы актив яшьләрне күрдек. Без сез башкарган эшләрне дә күрдек. Сез молодцы», — диде ул.

Татарстан Президенты сүзләренчә, авылда кече һәм урта бизнеска ярдәм муниципаль районнар башлыклары өчен өстенлекле бурычларның берсе булып тора.

Бүгенге көндә республикада фермерлар продукциясен сату өчен мөмкинлекләр аз түгел, дип тә өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100