news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Кыр көне»ндә форель җитештерүчеләргә балык тотарга килергә вәгъдә итте

Фермерлар һәм үзмәшгуль кешеләр Татарстан Президентына гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.

(Лаеш районы, 3 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында уза торган «Кыр көне» күргәзмәсендә фермерларның аларның форель хуҗалыгына балыкка чакыруын кабул итте.

«Балык тотарга чакырабыз. Бездә табигать матур», — дип мөрәҗәгать итте Лениногорск районыннан крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Руслан Ефремов.

Ул Миңнехановка форель үстерү буенча гаилә фермасы эшчәнлеге турында сөйләде. Ә Татарстан Президенты җитештерелә торган балыкның күләме белән кызыксынды. «100 тонна да үстерә алабыз, бүгенге көнгә — 12 тонна», — диде крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы.

«Җитештерү күләмен үстерегез. Сез молодец. Ә балык тотарга киләм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100