Рөстәм Миңнеханов АКШта Идеяләр фестивалендә катнашты

29 июньнән 1 июльгә кадәр Татарстан делегациясе Аспен (АКШ, Колорадо) шәһәренә сәфәр кылды
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең АКШка (Колорадо штаты) ясаган эш сәфәренең нәтиҗәләре турында бүген журналистларга ТР Хөкүмәте башлыгының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов сөйләде.
Искә төшереп үтәбез, Татарстан делегациясе 29 июньнән 1 июльгә кадәр Аспен (АКШ, Колорадо) шәһәренә сәфәр кылды. Сәфәрнең төп максаты Аспенда дүртенче тапкыр үткәрелүче Идеяләр фестивалендә катнашу иде. Бу чарага хәзерге заманның иң актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышырга Американың төрле штатларыннан галимнәр, сәясәтчеләр, дин эшлеклеләре, фәлсәфәчеләр җыела, - дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.
Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, ТР Хөкүмәте башлыгы Идеяләр фестиваленә аның оештыручылары чакыруы буенча барган һәм катнашучылар алдында Татарстанның икътисади вәзгыяте турында 10 минутлык доклад белән чыгыш ясаган.
“ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның доклады тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты, - диде Искәндәр Мөфлиханов. – Америкалылар Россия төбәкләре турында аз белә. Күпләр хәзерге көнгә кадәр безнең илне Советлар Союзы дип атый. Фестивальдә Татарстан Республикасы турында мәгълүмати материал тараттык. Рөстәм Миңнеханов республиканың чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек итү кысаларында нинди шартлар тәкъдим итүе, көнбатыш компанияләр катнашында Татарстанда нинди проектлар гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.
Аспенда узган Идеяләр фестивале кысаларында ТР Премьер-министры АКШ парламентының югары палатасы сенатор-вәкилләре белән очрашулар үткәрде. Анда сүз Татарстан белән АКШ арасында сәүдә, икътисади мәсьәләләр һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча икеяклы хезмәттәшлекне ныгыту турында барды. Искәндәр Мөфлиханов билгеләп үткәнчә, ТР Хөкүмәте Америка инвестицияләрен республиканың девелопер базарына җәлеп итү мәсьәләсен дә кузгатты.
Моннан тыш, ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе хәбәр итүенчә, АКШка сәфәр вакытында Колорадоның дәүләт көллияте белән хезмәттәшлек итү перспективалары, шул исәптән Татарстанның югары уку йортлары студентлары һәм укытучылары белән алмашуны җайга салу турында да сөйләшүләр үткәрелгән.