Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Мишустин «КАМАЗ» яңа электробусында утырып йөрде
Россия Хөкүмәте Рәисе Татарстан Президенты белән бергә «КАМАЗ» җәмгыятенең җитештерү предприятиеләрендә булды.
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Премьер-министры Михаил Мишустин «КАМАЗ» заводында җитештерелгән яңа электробусны сынап карады. Сәфәр автогигант территориясендә узды. Бу хакта республика җитәкчесе үзенең инстаграм битендә язган.
«Бүген Михаил Владимирович белән КАМАЗ җитештерү цехларын карадык, безнең электробусны сынап карадык!» — дип язган Миңнеханов.
Россия Хөкүмәте Рәисе Татарстан Президенты белән бергә «КАМАЗ» җәмгыятенең җитештерү предприятиеләрендә булды. Шулай ук анда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм «Ростех» Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов та булды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз