news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коммерцияле төзелеш линиясе буенча 164 йортның 52се тапшырылган

Төзүчеләр торак төзелеше буенча еллык планның 33 процентын тапшырган, ул быел 2 млн 670 мең квадрат метр тәшкил итә.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Быел коммерция төзелеше линиясе буенча 1 млн 200 мең квадрат метр - 164 йорт файдалануга тапшырылырга тиеш. Бүгенге көндә шулардан күп фатирлы 52 йорт файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Министр мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә төзүчеләр торак төзелеше буенча еллык планның 33 процентын тапшырган, быел ул 2 млн 670 мең квадрат метр тәшкил итә. Социаль ипотека планның якынча 10 процентын били. Абсолют саннарда бу 280 мең квадрат метр була. 161 торак йортны файдалануга тапшырырга кирәк. 3 апрельгә 1372 фатирлы 27 йорт тапшырылган. 73 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора.

Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 8 мең 330 йорт тапшыру ниятләнә. Бүгенге көндә 3 мең 942 йорт әзер. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын төзү программасы буенча эшләр 25 процентка башкарылган, төзелеш-монтаж эшләре контракт төзегән 11объектта бара. Быел 13 балалар бакчасын тапшыру планлаштырыла.

ТР Президенты муниципалитет җитәкчеләренә объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау эшләренең барышын контрольдә тотарга кушты. Ул 1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлык башланганын искәртте. Барлык районнар һәм шәһәрләр территорияләрне чистарту буенча көчәйтелгән эш режимына күчәргә тиеш.

«Бу безнең эшнең мөһим өлеше. Ул чараларга актив кушылырга кирәк. Барлык муниципалитетлар, оешмалар, юл, төзелеш объектлары — барысы да эшкә җәлеп ителергә тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100