news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Автодор» башлыгы белән М-12 юлын төзү мәсьәләләре турында сөйләште

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

 (Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Россия автомобиль юллары» («Автодор») дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.

Вячеслав Петушенко очрашу башланыр алдыннан узган ел М-11 трассасында «Ватанны саклаганда һәлак булганнарга» һәйкәл ачылуы турында сөйләде. Монументны Түбән Новгород өлкәсенең Мясной Бор бистәсе янында урнаштырганнар. Анда 1942 елда 2нче удар армия сугышчылары дошманны тоткарлаган. Сугышларда татар шагыйре Муса Җәлил катнашкан.

Рөстәм Миңнехановка «Ватанны саклаганда һәлак булганнарга» һәйкәл булдыру турындагы китапны тәкъдим иттеләр, шулай ук Мясной Бор янында сугыш хәрәкәтләре һәм Муса Җәлил язмышы турында фильм күрсәттеләр.

Очрашуда «Мәскәү - Түбән Новгород - Казан» М-12 тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Татарстан территориясеннән трассаның җиденче һәм сигезенче этабы узачак - барлыгы 142 км. М-12 трассасы Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары территорияләре буенча уза. Трассаны файдалануга тапшыру белән Мәскәүдән Казанга кадәр булган юлда вакыт 12 сәгать урынына 6,5 сәгатькә калачак.

Бүгенге көндә әзерлек эшләре: төзелеш шәһәрчекләрен булдыру, төзелеш мәйданчыкларын төзекләндерү, вакытлыча подъезд юлларын ясау, җитештерү базасын әзерләү һәм инерт материаллар кертү дәвам итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100