Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов үз-үзеңне изоляцияләү чорында бакчачыларга үсентеләр бирергә кушты
Кичә Владимир Путин эшләми торган көннәрне апрель азагына кадәр озайту турында боерык имзалады.
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз-үзеңне изоляцияләү чорын бакчада үткәрүче татарстанлыларга үсентеләр һәм орлыклар бирү мөмкинлеген булдырырга йөкләде. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Урамга чыгу өчен СМС-рөхсәт алу статистикасы буенча Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге эшләми торган көннәрне бакча кишәрлекләрендә үткәрә. Шул сәбәпле, республика Президенты Хөкүмәткә үсенте һәм орлыклар сатарга рөхсәт бирү мәсьәләсен хәл итәргә кушты. Бу үз-үзеңне изоляцияләү чорын бакчада үткәрүчеләрнең вакыты файдалы үтсен өчен эшләнелә», — диде Лилия Галимова.
Аның сүзләренчә, Татарстан Министрлар Кабинеты бу турыда карар әзерли башлаган.
Covid-19 коронавирус таралуны кисәтү максатыннан, Владимир Путин эшләми торган көннәрне 30 апрельгә кадәр озайту турындагы боерыкны имзалады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз