news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов эшләми торган көннәрдә балалар бакчасына түләүне гамәлдән чыгарырга кушты

Россия Президенты ай ахырына кадәр түләнә торган ял көннәре игълан итү турындагы указга имза куйды.

Миңнеханов эшләми торган көннәрдә балалар бакчасына түләүне гамәлдән чыгарырга кушты
instagram.com/rusminnikhanov/

 (Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшләми торган көннәрдә балалар бакчасы өчен түләүне гамәлдән чыгарырга кушты. Бу хакта республика җитәкчесе Инстаграм сәхифәсендә язган.

«Миңа әти-әниләрдән күп мөрәҗәгатьләр килә. Хөкүмәткә эшләми торган көннәрдә балалар бакчаларында абонент түләвен гамәлдән чыгарырга куштым. Бу чорда түләргә өлгерүчеләрнең барысына да яңадан исәп—хисап ясалачак», - дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин илдә Covid-19 коронавирусның таралуын профилактикалау максатыннан 30 апрельгә кадәр түләүле ял көннәре игълан итү турындагы указга имза куйды. Төбәк җитәкчеләренә чикләү чаралары комплексын гамәлгә ашыру каралган территорияләрне билгеләү, халык һәм транспорт чаралары хәрәкәтенең аерым тәртибен билгеләү күрсәтмәсе бирелде.

Указ хакимият органнарына, медицина оешмаларына, өзлексез производство циклы булган предприятиеләргә, шулай ук халыкны беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм товарлар белән тәэмин итүче сәүдә нокталарына кагылмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100