news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов яшь әниләргә: Өйдә утырып та шөгыль табарга була

«Тормыш шартлары хәзер икенчерәк», — диде Президент.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яшь әниләр өйдә бала караган вакытта да үзләренә нинди дә булса шөгыль таба ала.

«Бала тапкан яшь әниләрнең өйдә тик кенә утыруы дөрес түгел. Өйдә бала караганда да шөгыль табарга була. Тормыш шартлары хәзер икенчерәк», — диде ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм элемтә өлкәсендә эшләүче хатын-кызлар белән очрашуда.

Рөстәм Миңнеханов яшь әниләр балаларын өч яшь тулганчы үзләре тәрбияләсен иде, дигән теләген белдерде.

«Хәзерге заманда яшәү шартлары аерыла. Баланы тудыргач, шул ук вакытта аны карарга да кирәк. Тууга ук аны балалар бакчасына алып бару дөрес түгел», — диде Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100