news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстандагы һәр хатын-кыз икешәр, өчешәр бала тапсын иде

«Демография мәсьәләсе бүгенге көндә бик кискен тора», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстандагы һәр хатын-кыз икешәр, өчешәр бала тапсын иде
https://tatarstan.ru/

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада демография мәсьәләсе турында борчылуын белдерде.

«Һәр хатын-кыз икешәр, өчешәр бала тапсын иде. Бу мәсьәлә бүгенге көндә бик кискен тора. Татарстан 2010 елдан демографиядә уңай күрсәткечтә булды. Моңа пандемия дә комачау итте: без хәзер 2003 елдагы демография күрсәткеченә төштек», диде — ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм элемтә өлкәсендә эшләүче хатын-кызлар белән очрашуда.

Президент фикеренчә, элек һәр гаиләдә өчәр бала табу гадәткә әйләнгән булган. «Элек шартлар бөтенләй башка булса да, аңа карап кына өйдә балалар саны кимрәк булмаган. Кешеләр яхшырак шартларда яши башласа, күбрәк үзләре турында уйлый, киләчәк өчен борчылмый. Аңлашыла, баланы тапканнан соң, аны әле үстерәсе дә бар Кагыйдә буларак, бу хатын-кызлар җилкәсенә төшә», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов республикада перинаталь үзәк төзелә башлавын да әйтте. «Үзәктә яшь әниләрне бизәндерү өчен аерым бүлмә дә булачак. Әле сроклары төгәл билгеле түгел», — дип өстәде республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100