news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Санкцияләрнең гади халыкка да йогынтысы булу — гаделсезлек

«Монда гади кешеләрнең нинди катнашы бар?» — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов: Санкцияләрнең гади халыкка да йогынтысы булу — гаделсезлек
"Татар-информ" архивы

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Көнбатыш илләренең Россиягә каршы керткән санкцияләрнең гади халыкка йогынтысы булуы — гаделсезлек.

«Көнбатышның Россиягә каршы санкцияләре гади гражданнарга кагыла. Ничек инде гади кешеләрнең банк карталарын системадан аерып була? Минем яки берәр түрәнең картасын сүндерегез. Россия авиакомпанияләре очышларын билгеле бер кешеләр өчен генә ябыгыз. Монда гади кешеләрнең нинди катнашы бар?» — диде ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм элемтә өлкәсендә эшләүче хатын-кызлар белән очрашуда.

Рөстәм Миңнеханов алга таба барысы да нормаль булачагына ышанычын белдерде. «Ерып чыгарбыз», — диде Татарстан Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot