news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Уку йортларында тәрбия эше җитәрлек түгел

Президент фикеренчә, яшүсмерләр җинаятьчелеген кисәтүдә төп рольне сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар уйнарга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов: Уку йортларында тәрбия эше җитәрлек түгел
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, уку йортларында тәрбия эше җитәрлек түгел. Ул яшүсмерләр җинаятьчелеген кисәтүгә карата фикерен әйтте. «Безнең иң зур хатабыз — мәктәп ролен бәяләп бетермәүдә», — диде.

«БДИ нәтиҗәләрен таләп итәбез, ә кемне тәрбияләвебез, нәрсәгә хирыс булуы — анысы унынчы мәсьәлә. Ул бишлегә укып та, рәтсез булырга мөмкин, өчлегә укып та, бик шәп кеше була ала. Сыйныф җитәкчеләренең укучылар һәм ата-аналар белән системалы эшен торгызырга кирәк», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов хатын-кыз журналистлар белән очрашуда.

Президент фикеренчә, яшүсмерләр җинаятьчелеген кисәтүдә төп рольне сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар уйнарга тиеш. Ул патриотик тәрбия буенча мәктәпләрнең эшен бәяләү критерийлары эшләнергә тиешлеген әйтте.

«Уку йортларында тәрбия эше җитәрлек түгел, ләкин яшьләрне тәрбияләү турында әйткәндә, гаилә ролен онытырга ярамый», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ата-аналар мәктәпкә сылтап калдыруларын да искәртте. «Ата-аналар балалар белән шөгыльләнми, моны мәктәп эшләргә тиеш дип уйлыйлар», — диде.

Президент сүзләренчә, әгәр бала көне буе төрле түгәрәкләрдә мәшгуль булса, начар гамәлләргә вакыты калмаячак. Әгәр үз иркендә калдырылса, теләсә нинди начар йогынтыга бирешергә мөмкин. Рөстәм Миңнехано яшүсмерләр аңына социаль челтәрләр дә тискәре тәэсир итүен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100