news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Район башлыгы мәктәпкә төшке ашка керсә, анда тәртип булачак

«Сыйфатсыз ризык кайтарылуы, балалар ашамаганлыктан, яртысы кире ташлануы оят, начар», - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов: Район башлыгы мәктәпкә төшке ашка керсә, анда тәртип булачак
Михаил Захаров

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, район башлыгы кызыксынып, атнасына ике тапкыр булса да мәктәпкә төшке ашка керсә, анда тәртип булачак.

Мәктәпләрдә балаларны тукландыруга кагылышлы сорауга Рөстәм Миңнеханов хатын-кыз журналистлар белән очрашуда җавап бирде.

«Азык-төлек, көндезге аш сыйфатлы булырга тиеш. Берәр районга барсак, мәктәпкә кереп, төшке ашны ашап карарга тырышам. Министрларны да сорыйм. Депутатлар да йөри. Бу теманы гел контрольдә тотарга кирәк», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «сыйфатсыз ризык кайтарылуы, балалар ашамаганлыктан, яртысы кире ташлануы оят, начар». «Гади генә ризыкны әйбәтләп әзерләп, кайнар килеш бирсәң, теләсә кем бик рәхәтләнеп ашап бетерәчәк», — ди ул. Менюны Роспотребнадзор да игътибар белән караганын әйтте.

Президент пешекчеләрнең хезмәт хаклары түбән булуын да искәртте. «Ләкин барысын да берьюлы хәл итеп булмый, хәзер матди базаны карыйбыз, сыйфатлы ризык кайтарылуын кайгыртабыз», — дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов башлангыч сыйныфларда бушлай кайнар ризык ашату буенча Россия Президентының карарын яхшы дип бәяләде.

«Барлык мәсьәләләрне бер көндә генә тәртипкә китерү кыен. Без Татарстанда бу эшне тәэмин иттек. Программа бар, 1 млрд сум бирәбез, инвентаризация уздырдык. Тулаем алганда, эш корылган. Өч ел эчендә тәртипкә китереп бетерербез», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100