news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Михаил Мишустинны 55 яшьлек юбилее белән котлады

Татарстан Президенты Россия Премьер-министрының «энергияле һәм хезмәт сөючән» булуын билгеләп үтте.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры Михаил Мишустинны 55 яшьлеге белән котлады.

«ВКонтакте», Instagram һәм Twitter социаль челтәрләрендә ТР Президенты РФ Хөкүмәте башлыгы белән бергә төшкән фотосын куйган.

«Туган көнегез белән, Михаил Владимирович! Туган көнегез белән! Сездәге энергия һәм хезмәт сөючәнлек белән бары тик алга», — дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Михаил Мишустин Дмитрий Медведевны 2020 елның гыйнварында Россия Хөкүмәте рәисе вазифасында алыштырды. Хәзер сәясәтче Себер төбәкләре буенча эшлекле сәфәр кыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot