news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов авыру балалар тәрбияләүче әниләр турында күбрәк язарга өндәде

Президент картлар, балалар йортларында эшләүче хезмәткәрләрнең эше дә авыр булуын, алар турында күбрәк сөйләргә кирәклекне әйтте.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларны авыру балалар тәрбияләүче әниләр, картлар, балалар йортларында эшләүче персонал турында күбрәк язарга өндәде.

Президент авыру балаларны тәрбияләп, бөтен кыенлыгын үз җилкәсенә алган хатын-кызларны геройга тиңләде.

«Мин алар белән очрашканда, „авырдыр бит сезгә“ дип сорагач, „бу бит минем бала, Ходай шулай язган“ диләр. Нәрсә генә эшләмиләр алар, тәүлегенә 24 сәгать шул бала белән. Аларны беркем белми, алар турында язарга кирәк», — диде Президент хатын-кыз журналистлар белән очрашуда.

Ул Баулыда әнисе белән яшәүче, автор методикасы белән тренажерлар эшләүче инвалид егетне мисалга китерде.

«Һәркайсыбыз зарланабыз: баш авыртып тора, кояш юк, ә шул кешеләрне тормышны ничек бәяләгәннәрен, ничек итеп яшәргә тырышканнарын күз алдыгызга китерегез. Ә монда сәламәт уңышка ирешкән кеше дә үз-үзенә кул салган очраклар бар. Аллаһ сакласын!» — дип белдерде Президент.

Рөстәм Миңнеханов картлар, балалар йортларында эшләүче хезмәткәрләрнең эше дә авыр булуын билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100