news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстаннан депутатларны республиканы илкүләм проектларга кертергә өндәде

Россия Президенты Татарстаннан парламентарийларга һәм сенаторларга закон чыгару эшен көчәйтергә кушты.

Миңнеханов Татарстаннан депутатларны республиканы илкүләм проектларга кертергә өндәде

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан Дәүләт Думасында депутатлар һәм сенаторлар белән очрашты. Утырыш темасы республика икътисадына федераль акчаны җәлеп итү булды. Утырышны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Бу турыда Татарстан парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Узган ел киеренке һәм интенсив булды, без пандемия шартларында эшләдек. Узган сайлаулар һәм Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү шулай ук билгеле бер җаваплылык йөкләде. Хәзер безгә икътисади үсешне тәэмин итү мөһим», — диде Миңнеханов.

Татарстан Президенты депутатларга һәм сенаторларга эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың 2021 елда федераль программаларда һәм илкүләм проектларда катнашуын тәэмин итү бурычын куйды. Ул шулай ук закон чыгару эшен көчәйтергә кушты.     

Фәрит Мөхәммәтшин закон чыгару инициативаларын гамәлгә ашыруга аерым тукталды. Аның сүзләренчә, узган ел Дәүләт Думасында Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан кертелгән 17 закон проекты каралды. Дүрт проект федераль законнарга әверелде, тугызы кире кагылды, икесе Дәүләт Советы тарафыннан кире алынды һәм икесе эшләп бетерүдә. 2020 елда депутатлар һәм сенаторлар 26 инициативаның авторлары яки автордашлары булды.

Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшләрен Дәүләт Думасының һәм Дәүләт Советының закон чыгару мәсьәләләре буенча профильле комитетларының багланышларын көчәйтергә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100