news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм «Джошкуноз» башлыгы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты

Бүгенге көндә Төркия — Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе, диде Рөстәм Миңнеханов.

Миңнеханов һәм «Джошкуноз» башлыгы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың «Джошкуноз» компанияләре төркеме белән киләчәктә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алышты. Холдингны гамәлгә куючы Ойа Джошкуноз Акташ ханым белән очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Төркия — Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Төркия компанияләре Татарстанга 2 млрд Америка доллары инвестицияләде, төбәктә ун төрек заводы уңышлы эшли. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика җитәкчесе сүзләренчә, катлаулы шартларга карамастан, Төркия бизнесы Татарстанда эшчәнлеген актив үстерә, уртак проектларның шактый өлеше «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә гамәлгә ашырыла.

Татарстан «Джошкуноз» компаниясе — мөһим һәм ышанычлы эшлекле партнер белән хезмәттәшлекне ныгыту яклы, диде Татарстан Президенты.

2014 елда компания Татарстанда автомобильләрнең кузов детальләрен чыгару буенча зур завод ачты, 2018 елның маенда «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ белән «ММК» ААҖ хезмәттәшлектә автосәнәгать өчен корыч эшләнмәләр җитештерә башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100