news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәген әйтте

2020 елда республика программасы буенча ишегалларын төзекләндерүгә 8 млрд сум акча тотылган.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» республика программасы дәвам итәчәгенә ышандырды. Быел аны гамәлгә ашыруга 8 млрд сум акча тоту планлаштырыла.

«Узган ел без 8 млрд сум сарыф иттек. Быел да шундый ук чыгымнарны планлаштырабыз. Без баштан ук бу программаны өч елга планлаштырдык. Әмма бөтен эшләрне башкарырга ким дигәндә, биш ел кирәк», — диде республика җитәкчесе федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «бу бик яхшы программа». «Ишегалды бит ул күңел халәте кебек. Ә пенсия яшендәге кешеләр, балалы хатын-кызлар өчен бу яшәү мохите», — дип өстәде ул.

Татарстан Президенты сүзләренчә, ишегалларын төзекләндерү буенча барлык эшләр сыйфатлы башкарылырга тиеш. «Подрядчылар белән килешү төзелгән бит. Әгәр алар акча алган икән, эшләргә тиеш. Планлаштырылган бөтен нәрсә үтәлергә тиеш», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100