news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Урал сандугачы» төбәкара фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү башланды

Бәйге Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сараеның зур залында була.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). 12-13 мартта Екатеринбургта татар җыры һәм инструменталь музыка башкаручыларның «Урал сандугачы» XV төбәкара юбилей фестиваль-конкурсы уза.

Конкурс Татарстан Республикасы һәм Свердловск өлкәсенең  Мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге, «Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы (Урал татарлары)» региональ иҗтимагый оешмасы ярдәме белән оештырыла.

Чара Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сараеның зур залында, Екатеринбург шәһәре, Фестивальная урамы, 12 нче йорт адресы буенча үткәрелә, дип хәбәр итте Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге.

Фестиваль-конкурста катнашырга солистлар һәм инструменталистлар — узган еллардагы «Урал сандугачы» фестиваленең Гран-при ияләре, I, II, III дәрәҗә лауреатлары һәм махсус приз белән бүләкләнүчеләре чакырыла.

Фестиваль-конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 5 мартына кадәр кабул ителә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100