Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Иске Татар бистәсен үстерү проектын карады
Казанда Нур Баян урамында яңа торак комплексы, яшьләр үзәгенең УРАМ ябык экстрим паркы һәм торак комплексларның берсендә сәүдә үзәге ачылырга мөмкин.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Арт Сити» торак комплексында яңа сәүдә үзәге, шулай ук Иске Татар бистәсенең көньяк-көнчыгыш өлешен үстерү проектын карады. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Казанда шәһәрнең тарихи җирлегендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләре буенча ведомствоара комиссиянең утырышы узды. Чара Татарстан Хөкүмәте Йортында булды.
Иске Татар бистәсенең көньяк-көнчыгыш өлешен үстерү проектын Мәскәү архитектура институты укытучысы, «Рождественка» архитектура бюросы генераль директоры, «РЕ-Школа» җитәкчесе Наринэ Тютчева тәкъдим итте.
Аның сүзләренчә, бу территория Татарстан башкаласының туристларны кызыксындыра торган истәлекле урыннарының берсе. Элек бу урын егәрлекле сәнәгать һәм мәдәни үзәге булган, әмма аннары урбанизация үсеше җирле халыкның тарихи истәлекләре өзелүгә китергән.
Рөстәм Миңнеханов архитекторларның тарихи мохитне торгызу һәм саклау турындагы тәкъдимнәрен өйрәнде.
Татарстан Президенты сүзләренчә, бу территорияне үстерү туристлар агымын арттырырга, шулай ук шәһәр халкы өчен уңайлы мәйданчык булдырырга ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз