news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Россиядәге Илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Алар мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында да фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Россиядәге Илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште
https://tatarstan.ru

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Батырҗан Әсәдов белән очрашты. Алар Татарстан белән Үзбәкстан арасында Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Коронавирус пандемиясе шартларында сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү буенча киләчәк юллар каралды, аерым алганда, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне үзара тәэмин итү күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру. Шулай ук мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100