Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов «Көч балаларда» тернәкләндерү үзәгендә булды
Татарстанда Инвалидлар декадасы башланды.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). 1 декабрьдә Татарстанда Инвалидлар декадасы башлану уңаеннан, бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Көч балаларда» тернәкләндерү үзәгендә булды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге үзәк узган елның июнендә Казанның Җиләкле урамы, 35нче йорт адресы буенча ачылды. Аның базасында балаларны дәвалау һәм тернәкләндерү өчен заманча инновацион технологияләр кулланыла. Тернәкләндерү үзәге «Көч балаларда» хәйрия фонды ярдәме белән ачылган.
Татарстан Президенты табиб һәм диагностик тикшеренүләр бүлмәләрендә, дәвалау физкультурасы залында, сенсор бүлмәсендә булды, балалар һәм педагоглар белән аралашты.
Рөстәм Миңнеханов ана һәм бала бүлмәсендә балалары тернәкләндерү курсы уза торган ата-аналар белән очрашты. Аналарның берсе бу категория балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлдерелгән чаралар оештыруда ярдәм итүне сорап Татарстан Президентына мөрәҗәгать итте.
«Балаларның потенциалын ачарга ярдәм итү юлларын табарга кирәк», — диде республика җитәкчесе.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов «Көч балаларда» хәйрия фонды җитәкчесе Гадел Заһретдиновка җиһазлар сатып алу өчен сертификат тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз