news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Наталия Фишман-Бекмамбетова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта карарны имзалаган.

Наталия Фишман-Бекмамбетова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова «Фидакарь хезмәт өчен»Татарстан медале белән бүләкләнде. Бүләкләү турындагы указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«Нәтиҗәле хезмәте, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә зур өлеш кертүе өчен Фишман Наталия Львовнаны Татарстан Республикасының „Фидакарь хезмәт өчен“ медале белән бүләкләргә», — диелгән документта.

Элегрәк «Татар-информ» Наталия Фишман-Бекмамбетованың The Village махсус проектында кунак булганлыгын хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot