Павел Фролов Татарстан мәгариф министры урынбасары итеп билгеләнде

Билгеләнү 30 октябрьдә булды.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). Павел Фролов Татарстан мәгариф министры урынбасары итеп билгеләнде. Билгеләнү 30 октябрьдә булды, дип хәбәр итте “Татар-информ”га шәхси чыганак.

Моңа кадәр Павел Фролов Татарстан Президентының Эксперт департаменты баш киңәшчесе булып эшләде, шулай ук ул Татарстан Финанс министрлыгында бюджет сәясәте бүлеге җитәкчесе вазифасын биләде.