news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Умартачыларның законы тулаем кабул ителде

Бу закон Татарстан Республикасы териториясендә умартачылыкка дәүләт ярдәмен күрсәтүне хокукый яктан җайга салырга ярдәм итәчәк

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары “Татарстан Республикасында умартачылыкны дәүләт тарафыннан җайга салу һәм аңа дәүләт ярдәме турында” закон проектын тулаем кабул итте.

Билгеле булганча, бүгенге көнгә кадәр умартачылык җитәкчеләрнең һәм тармак белгечләренең, җирле үзидарә органнары вәкилләренең шәхси тырышлыгына, умарта күчләре һәм умарталык хуҗаларының инициативасына гына нигезләнеп килде. Бу тармакны күтәрүгә юнәлдерелгән көчләрне берләштерү зарурлыгы өлгерде, шулар арасында аны хокукый яктан тәэмин итү чараларын күрү аерым урын алып тора.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә бу өлкәдә бердәм закон акты юк. Шул ук вакытта күп төбәкләрдә умартачылык турында законнар кабул ителгән һәм эшләп килә.

Бу закон проектын кабул итү бал кортларын тоту өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне, алырны авыл хуҗалыгының энтомофиль үсемлекләрен серкәләндерү өчен куллануны, умартачылык продуктларын алуны, кешеләрне умарталарның тискәре физик, психологик тәэсиреннән яклауны тәэмин итүне, умартачылык белән шөгыльләнүче физик һәм юридик затларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итүне, шулай ук Татарстан Республикасы териториясендә умартачылыкка дәүләт ярдәмен күрсәтүне хокукый яктан җайга салырга ярдәм итәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot