Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песошинга Татарстанда электрокарларга заряд станцияләре булдыру турында сөйләделәр
2021 елның 6 аенда «Челтәр компаниясендәге» югалтулар 6,1 процентны тәшкил иткән.
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ» Надежда Гордеева), Кичә, 1 октябрьдә, республиканың Хөкүмәт Йортында «Челтәр компаниясе» директорлар советы утырышы булды. Җыелышта кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы, капиталь төзелеш планын тормышка ашыру, 2021 елның I яртыеллыгына йомгаклар һәм электр двигательләре белән эшли торган транспорт өчен заряд инфраструктурасы үсеше турында фикер алыштылар.
Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган.
2021 елның 6 аенда компаниядәге югалтулар 6,1 процентны тәшкил иткән. Бу иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Моннан тыш, белгечләр кулланучыларны технологик тоташтыруга 13 меңнән күбрәк килешү башкарган, бу 2020 елга караганда ике тапкырга диярлек күбрәк. Шул ук вакытта килешүләрнең төп өлеше льготалы гариза бирүчеләр төркеменә карый.
Утырышта электр двигательләре белән эшли торган машиналар өчен заряд инфраструктурасын үстерү перспективаларына да бәя бирелде. Шулай ук Татарстан территориясендә инфраструктура үсеше федераль программасын тормышка ашыруда «Челтәр компаниясе»нең роле турында да фикерләштеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз