Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Expo Dubai 2020 күргәзмәсендә катнаша торган илләрнең павильоннарын карады
Рөстәм Миңнеханов Финляндия, Франция һәм Германия павильоннарын карады.
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарип Әмирлекләрендә Expo Dubai 2020 бөтендөнья күргәзмәсендә катнаша торган илләренең павильоннарын карады.
Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдергәнчә, Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеген оештыру павильонын караган, аның концепциясе исламның чын образын танытудан гыйбарәт.
Финляндия павильонында Рөстәм Миңнехановка табигать бердәмлеге, шулай ук салкын һәм аулак урында ноу-хау концепциясен күрсәттеләр.
Шуннан соң Татарстан Президенты Франция павильонында булды. Анда күп санда тарихи артефактлар тәкъдим ителгән. Илдәге технологияләр үсеше турында энциклопедияләр һәм басмалар бар. Интерактив элементлар Франциянең төп тарихи объектлары буенча виртуаль экскурсия узарга ярдәм итә.
Германиянең кампус рәвешендә оештырылган павильонында Татарстан Президентына креатив экологик идеяләр турында сөйләделәр. Ул энергия, киләчәк шәһәре һәм биотөрлелек лабораторияләрен карады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз