news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Химград»та  яңа производство һәм Covid-19га каршы продукция белән танышты

Татарстан Президенты «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча төзелгән технополис объектларын тикшерде.

Миңнеханов «Химград»та  яңа производство һәм Covid-19га каршы продукция белән танышты
Егор Никитин

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Химград» технополисында булды. Анда ул «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа производство куәтләрен карады.

Җитештерү биналарын караганда, экскурсиядә катнашучыларга 2018 елда «Химград» территориясендә урнашкан индустриаль парк кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары акселерациясе буенча федераль проект катнашучысы булуын искә төшерделәр. Проект ике этапта гамәлгә ашырылды, аларның нәтиҗәсе  булып 32 мең квадрат метр яңа производство куәтләре файдалануга тапшырылды.

Рөстәм Миңнеханов визитының тагын бер мөһим пункты — коронавирус таралуны профилактикалау буенча «Химград»та җитештерелә торган продукция белән танышты. Индустриаль парк резидентларының күбесе — кече һәм урта компанияләр пандемия вакытында ковидтан саклану чараларын чыгаруны оператив рәвештә җайга салды.

Рөстәм Миңнеханов 2020 елда эшләтеп җибәрелгән «Химград» производстволарын карап чыкты. Республика җитәкчесе резидентлар — киемнәр, балыкчылар өчен суднолар, автокомплект җиһазлары, инновацион полимер компаунд, агып төшүче суларны чистарту өчен аэрация системасы җитештерүчеләр һәм башка компанияләр вәкилләре белән аралашты.

Республика Президенты визитының йомгаклау өлешендә берничә мөһим килешүгә имза куйдылар. «Химград» белән Казан технология һәм дизайн көллияте арасында шулай ук технополис резидентларының берсе белән өч яклы килешү тегү производстволарын үстерүгә һәм бу тармакта кадрларны актив әзерләүгә ярдәм итәчәк.

«Химград» һәм Италиянең Autopart Srl фирмасы арасында имзаланган килешү дә мөһим булып тора. Документ илебез сәнәгатендә яңа автомобиль технологияләре булдыруны активлаштыра, шулай ук «Химград» мәйданчыгында Aurus автомобильләре өчен комплектлаучы әйберләр җитештерүне локальләштерүгә ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100