news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты чираттагы ялдан кайтты

Минтимер Шәймиев хәләл җефете белән Төркия Республикасында ял итте

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев хәләл җефете белән Төркия Республикасыннан чираттагы ялдан кайтты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искә төшереп үтәбез, республика Илбашы анда Төркия Республикасы Президенты Абдуллах Гюль белән очрашты. Очрашу вакытында Минтимер Шәймиев киләчәктә Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы арасында мәдәни, сәүдә-икътисади хезмәттәшлек уңышлы үсеш алачак дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot