Азнакай районы башлыгы итеп Рәфис Галиев сайланды

Азнакай муниципаль районы вәкиллекле органының чираттагы утырышында Минтимер Шәймиев катнашты
(Азнакай, 2 октябрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев ТР Азнакай районында эш сәфәре кыла. Республика җитәкчесе биредә Азнакай муниципаль районы вәкиллекле органының чираттагы утырышында катнашты.
Район советы утырышында Азнакай муниципаль районы башлыгын сайлау мәсьәләсе каралды. ТР Президенты советка Рәфис Галиев кандидатурасын кертте, ул тавыш бирү вакытында депутатлар тарафыннан расланды.