news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике миллион тонна сөт җитештерергә планлаштыралар

Республикада терлекләрнең баш санын сакларга ниятлиләр.

Татарстанда ике миллион тонна сөт җитештерергә планлаштыралар
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан бер елда 2 миллион тоннага кадәр сөт җитештерергә планлаштыра. Бу хакта республика Президенты видеоконференция режимында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте.

Татарстан Президенты сүзләренчә, соңгы ун елда мегаферма төзелешенә, терлекчелек комплексын реконструкцияләүгә, нәселле терлек сатып алуга 160 миллиард сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән.

«Нәтиҗәдә, Татарстан сөт җитештерү күләме буенча илдә лидер булып тора. Агымдагы елга 2 миллион тоннага кадәр сөт җитештерү һәм терлекләрнең баш санын саклап калу бурычы тора. Моннан тыш, хәзер 35,5 мең терлеккә исәпләнгән тагын 40 инвестпроект гамәлгә ашырыла, бу сөт күләмен 150 мең тоннага арттырырга мөмкинлек бирәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Татарстанның агросәнәгать комплексы Россиядә алдынгыларның берсе, республика авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча лидерлар бишлегенә керә. «Республика тулай авыл хуҗалыгы продукциясенең 4,2 процентын җитештерә. Татарстан — үз-үзен тәэмин итә торган төбәк һәм халыкның төп азык-төлек продуктларына ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә ала», — диде ул.

Татарстан Президенты сүзләренчә, 2006 елдан авыл хуҗалыгы техникасы паркын модернизацияләүгә республика бюджетыннан ел саен 2 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелә. «Республика бюджеты акчасы, шулай ук федераль ярдәм чаралары белән 7 меңнән артык трактор, 3 меңгә якын ашлык җыю һәм 1 меңнән артык азык җыю комбайны һәм башка техника сатып алынды», — диде ул.

Агымдагы елда гына да Татарстанда 3 млрд сумга 800 берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100