news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть, газ, химия форумын ачты

Быел чара ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть, газ, химия форумын ачты
Владимир Васильев

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть, газ, химия форумын ачты. Чара беренче тапкыр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә уза.

«Без форумны Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан уздырабыз. Мин бу форумга нык ихтыяҗ булуга һәм бик кирәк булуына ышанам. Үз экспозицияләрен әзерләүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Бездә 18 төбәктән 100дән артык экспозиция эшли», - диде ул.

Татарстан Президенты катнашучыларга нәтиҗәле эш теләде һәм социаль дистанцияне үтәргә һәм медицина битлекләрен кияргә кирәклеген искәртте.

Форумны ачу тантанасы тасманы кисү белән тәмамланды. Рөстәм Миңнехановтан тыш, анда РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Россия нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль катнашты.

Искәртеп узыйк, Татарстан нефть, газ, химия форумы 2 сентябрьдән 4 сентябрьгә кадәр уза. Быел чара Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot