news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов яңа йортларда электромобиль өчен зарядка станциясе куярга тәкъдим итте

Экологик йөкләнешнең  70 проценты традицион транспортка туры килә.

Миңнеханов яңа йортларда электромобиль өчен зарядка станциясе куярга тәкъдим итте
tatarstan.ru

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа йортларда электромобильләр өчен кору станциясе урнаштырырга тәкъдим итте. Ул сатып алучыларда мондый транспорт чараларына кызыксынуны арттырачак. Бу хакта ул энергетика нәтиҗәлелеген күтәрүгә багышланган утырышта сөйләде.

«Электромобильләр буенча без берни дә эшләмибез. Яңа йортларда электромобиль өчен зарядка станцияләре булдыруны карарга кирәк. Ул чагында кешеләр аны сатып алачак. Экологик йөкләнешнең 60-70 проценты (традицион) автомобиль транспортына туры килә», — диде ул.

Гибрид автомобильленә һәм газ-мотор ягулыгына күчү зур шәһәрләрдә табигатькә тискәре йогынтыны шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде Татарстан Президенты.

Татарстан Хөкүмәте утырышы Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында узды. 2 сентябрьдән 4 сентябрьгә кадәр форум беренче тапкыр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә уза. Быел чара Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot