news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Чимал базасын үстерү - нефть-газ сәнәгатендә фәнни тикшеренүдә өстенлек

«Татнефть» компаниясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе — артык үзле нефть ятмаларын эшкәртү.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чимал базасын үстерү бөтен дөньяда нефть-газ сәнәгате өчен фәнни тикшеренүләрдә өстенлек булып торуын әйтте. бу турыда ул бүген геолог-нефтьчеләрнең халыкара конференциясендә чыгышында әйтте. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Конференция Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2020 кысаларында уза һәм быел ул нефть-газ геологиясенең яңа парадигмасына багышланган.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, елдан-ел нефть ятмаларын эшкәртү кыенлаша бара. Чимал базасы сыйфаты начараю фонында нефть чыгару үзкыйммәте арта, яңа ачылган ятмалар саны кими, компанияләр кыен чыгарыла торган запасларны эшкәртүгә актив алыналар. 

Татарстан Президенты искәрткәнчә, 2006 елдан башлап «Татнефть» компаниясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе — артык үзле нефть ятмаларын эшкәртү.

«14 ел эчендә үз технологияләре нигезендә аеруча үзле нефть ятмаларын эшкәртү юлы белән 10 млн тоннадан артык нефть чыгарылган. Ел саен чыгарылуның ирешелгән дәрәҗәсе компаниягә 2023 елда ук инде 20нче миллион тонна аеруча үзле нефть чыгаруны билгеләп үтәргә мөмкинлек бирәчәк», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов конференциядә катнашучыларга яңа перспективалар һәм яңа ятмалар ачуларын теләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100