Әлмәттә Буалар шарлавыгында балалар мәйданчыгы ачылды

Территория актив зоналарга: балалар мәйданчыгы, экстрим-зона һәм тыныч ял урыны, аллея һәм җәяүлеләр юлына бүленгән.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Әлмәттә Буалар шарлавыгында Татарстанда тиңе булмаган бердәнбер балалар уен мәйданчыгы ачылды, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте.

Тантанада республика президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхәүтдинов, «Татнефть» җәмгыятенең генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, республика президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Балалар мәйданчыгын ачканнан соң, Рөстәм Миңнеханов заманча стандартлар буенча югары куркынычсызлык таләпләренә туры китереп эшләнгән яңа объект белән танышты. Территория актив зоналарга: балалар мәйданчыгы, экстрим-зона һәм тыныч ял урыны, аллея һәм җәяүлеләр юлына бүленгән. Биредә балалар атракционы, музыкаль зона, яңа өйрәнеп килүче һәм профессиональ спортчылар өчен зур скейт-парк бар. Рөстәм Миңнеханов туңдырма кафесында булды һәм скейт-паркны ачты.