Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов район кулланучылар берлеге вәкилләренә автолавка ачкычлары тапшырды
ТР Президенты беренче чиратта кирәкле товарлар белән күчмә сату итү хезмәтенә авылда яшәүчеләр арасында ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узучы «Агроволга 2021» күргәзмәсендә Татарстан кулланучылар берлегенең район кулланучылар җәмгыяте вәкилләренә 18 автолавка ачкычы тапшырды һәм кооперативларны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, беренче чиратта кирәкле товарлар белән күчмә сату итү хезмәтенә авылда яшәүчеләр арасында ихтыяҗ зур. Шунлыктан Татарстан кулланучылар берлегенең сәүдә эшчәнлегенә зур әһәмият бирелә, аның матди-техник базасын ныгыту өчен тиешле чаралар күрелә.
«Әлеге юнәлешләрнең перспективасы зур, аларга ярдәм итәргә кирәк. Кулланучылар кооперациясе системасында хезмәт куючы барлык кешегә зур эш башкарганнары өчен рәхмәт белдерәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты искәрткәнчә, кулланучылар кооперациясенә дәүләт дәрәҗәсендә, шулай ук муниципаль район башлыклары тарафыннан ярдәм күрсәтелергә тиеш.
«Бүген без 18 автолавка ачкычы тапшырабыз, бу беренче чиратта кирәкле товарлар сату чикләнгән яки кибетләр булмаган торак пунктларда яшәүчеләрне продукция белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип өстәде Миңнеханов.
Моннан тыш, ул күргәзмәдә катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм — Кооператорлар көне (Халыкара кооперация көне быел 3 июльдә билгеләп үтеләчәк — Т-и иск.) белән тәбрик итте һәм быел Татарстан кулланучылар берлеге оешуга 105 ел тулачагын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз